АРАКЫ и. Этил спирты һәм су катнашмасыннан торган исерткеч эчемлек. Очына чыга алмастай уйларны Заһит, гадәттә, аракы белән томалап куя. М.Әмирханов. Бер кулына – шешә, икенчесенә аракылы стакан тоткан килеш, иреннәрен кысып уйланып торды. М.Хуҗин ◊ Аракы мичкәсе гади с. Эчкече, һәрвакыт исерек йөрүче кеше. Ә элек! У-у! Элек аракы мичкәсе идем. Г.Мөхәммәтшин |