АРАДАШЧЫ и. 1) Ике якны килештерүче, арадашлык итүче; маклер. Шәхси игъланнарның күбесен фатир сату-алу, фатирга кеше кертү, яшәргә бүлмә эзләү кебек ихтыяҗларга бәйле реклама текстлары тәшкил итә. Мондый игъланнар артында, күп очракта, арадашчылар тора икән. Ватаным Татарстан. Декан һәм абитуриент арасында кафедра аспиранты да арадашчы булуы ачыкланган һәм, тикшерү барышында, аннан ришвәт акчасының бер өлеше алынган. Татар иле

2) Җитештерүче белән кулланучы арасындагы бер өстәмә буын булган зат. Бу шактый тәкәббер кыяфәтле агач йортның күршесендә, нәкъ Олькеницкий өйрәтеп җибәргәнчә, арадашчы мебель конторасы булып чыкты. З.Фәтхетдинов

3) Ир-ат белән хатын-кызны таныштыручы, очраштыручы, кавыштыручы; яучы. Шуннан соң ике арада, тыз-быз, арадашчылар йөри башлады. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә