АРАДАШЛЫК и. Ике якны үзара килештерү, сәүдә эшендә алыш-бирешне җайга салырга ярдәм итү эше. Курамшин карт менә шулар арасында, әйбер танучы буларак, арадашлык итеп, берәүләренә – сатышып, икенчеләренә алышып йөри... Ә.Еники

Арадашлыкны өзү к. араны өзү (1 мәгъ.). Әйткәнебезчә, Нәҗип Сабит абыйсы белән хат алышмады, бүтән туганнары белән дә арадашлыкны өзгән иде. А.Гыйләҗев. Ерак туганнарым бар-барын... Тик алар әни белән арадашлыкны күптән өзеп бетергәннәр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә