АРАДАШ с. 1) Составында ике төргә караган элементлар, компонентлар һ.б. булган, ике төр арасында торган; катнаш. Күчмә типтагы торфлы саз туфраклары уйсулык торфлы һәм мүкле торфлы туфраклар белән арадаш булып тора. А.Девятков, А.Макаревич 2) Бер төрле, охшаш, үзара бәйле (җитештергән әйберләре буенча). Алар газүткәргеч салуда катнашучы барлык арадаш оешмаларны «Эшче эстафетасы» дигән комплекслы ярышка кушылырга чакырдылар. Казан утлары |