АРАБЕ’СКА и. фр. 1) архит. Геометрик фигуралар һәм стильләштерелгән яфраклар, чәчәкләр һ.б. белән ясалган катлаулы бизәк, нәкыш (башлыча, гарәп сәнгате үрнәкләрендә кулланыла). Владимир-Суздаль өлкәсендәге биналарның, храмнарның тышкы як диварларын каплаган кабарынкы сурәт мотивлары һәм арабескалар да болгарларның йогынтысы турында сөйли. И.Гафаров

2) махс. Классик биюдә: бер аякны артка таба югары күтәреп, икенчесе белән тигезлек саклап тору рәвеше. Арабеска! Гарәпләр төсмере, мөселманнар сулышы бөркелеп торган бу алым классик биюдәге иң төп хәрәкәтләрдән санала иде. Р.Вәли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә