АРА I и. 1. 1) Ике әйберне аерып торган буш урын, ачыклык. Һәнүз башын артка чөеп җибәрде, блокнотын бармак араларына кыстырып, урыныннан кузгалды. Х.Хәйруллин. Укытучы Сөләйман Габдулыч та үз эше белән мәшгуль: акрын гына атлап, укучыларның мәсьәләне ничек чишүләрен күзәтеп, парта араларында йөри. В.Нуруллин // Ике предмет яки ике кеше арасындагы урталык. – Ике арага минем чаршауны корып куй әле, – диде Җәмилә. М.Гафури

2) Ераклык, дистанция, интервал. Ун чакрым ара лабаса. Ә.Галиев. Ара ерагая башласа, кызуланып, дустын куып җитә. М.Хуҗин. Ара ерак булмаса да, манма чыланып барып керде ул шәкерт абыйларының өенә. М.Әмирханов. Юл арасы да ерак түгел, югыйсә. Өч кенә чакрым. Х.Ибраһим

3) Вакыт, мизгел. Заһит, бер ноктага текәлеп, шактый ара гаҗизләнеп утырды. М.Әмирханов. Өстен алыштырырга да ара булмады. Т.Нәҗмиев. Ул арада тышта көн дә матурланды. Р.Фәизов

4) Кешеләрнең бер-беренә якын һәм тыгыз мөнәсәбәте, үзара бәйләнеше. Ә инде ире Динәгә мөнәсәбәтен үзгәртсә, аралар яхшырса, бала кирәксенсәләр, тагын булыр әле – яшь чаклары! М.Маликова. Язучы Әсрар абый Галиевтән хат алгач, аралар тагын да якынайды. Ә.Хәбибуллин. Шуннан соң, билгеле, аралар бөтенләй бозылды. З.Фәтхетдинов. Сезнең Мәрзизә белән араларыгыз ничек? Р.Төхфәтуллин // Берәр нәрсә белән бәйләнеш. Ресторан белән араны өзәргә! Р.Вәлиев

5) арадан, арада чыг., у.-вак. килеш форм. Затлар яки әйберләр арасыннан берсе яки берничәсе (аерып күрсәткәндә кулланыла). Арада рус телен бөтенләй вата-сүтә генә сукалаучылар да бар. Р.Хафизова. Арада ике-өч кенә бөртек кыз-кыркын да күренә. Ф.Хөсни. Марат күз алдына сарык көтүен китерде һәм, арадан сайлап, ак сарыкларны саный башлады. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Арадан берсе скрипка сызып маташа. Казан утлары

2. с. мәгъ. Ике категория, төр һ.б.ш. уртасындагы, арадаш. Иске төр яңа төрне бернинди күчешсез һәм ара формаларсыз гына китереп чыгара. Биология

3. бәйл. функ. 1) арасына юн. килеш форм. Пространство мөнәсәбәтен белдереп, эш-хәлнең берничә яки күп зат эченә, теге яки бу мохиткә юнәлгәнлеген күрсәтү өчен кулланыла. Нәрсә киеп барасың инде менә хәзер җыелышка, кеше арасына? Р.Хисмәтуллин. Малайлар, ул әйткәнчә, кайсы кая – әрекмән арасына постылар. Р.Хафизова. Басу капкасын чыккач, куе арыш арасына кереп яттым. Г.Сабитов

2) Кемнәр яки нәрсәләр рәтендә, дәрәҗәсендә булу-булмауны белдерү өчен кулланыла. Бер генә көнгә, бер генә сәгатькә үзләрен шушы мескеннәр арасына кертәсе, бер генә чакрым юл үткәртәсе иде. Р.Кәрами

3) Затларның үзара мөнәсәбәтен белдерү өчен кулланыла

4) арасында у.-вак. килеш форм. Эш-хәлнең башкарылу урынына бәйле рәвештә кулланыла. Шушылай сөйләшү, килешү алар арасында инде моңарчы да булган кардәшлек, якын туганлык хисләре ялкынын тагы да үстереп, үсендереп җибәрде. Р.Сибат

5) Эш-хәлнең ике яки берничә предметка, затка мөнәсәбәтле булуын, арадашлык мәгънәсен белдерү өчен кулланыла. Нинди язмышлар бәйләгән бу кешеләрне, нинди серләр саклана алар арасында? Ә.Еники. Ә бит Вакыйф, ике гаилә арасында чын дуслык башланыр, дип уйлаган иде теге чакта. С.Шәмси. Р.И.Нафигов яшь Ульяновларның иптәшләре арасында пензалы А.А.Тенишевны атый. И.Абдуллин

6) Теге яки бу затларның үзара нинди дә булса мөнәсәбәтләре характерын белдерү өчен кулланыла. Араларына, кара мәче булып, мәкер кермәде микән? И.Нуруллин. Алар арасында дуслык юк

7) Коллективтагы шәхесне аерып күрсәтү өчен кулланыла; кемнең дә булса алдында, каршында. Тырыштым, укыттым баланы, кеше арасында абруйлы булыр, дидем. Ә.Айдар

8) Эш-хәлнең үтәлү вакытын белдерү өчен кулланыла. Бриан ролен башкаручы Сабир, речь арасында туктап, маңгай тирен сөртә. А.Алиш. Сүз арасында гына булса да, бу мәсьәләгә дә кагылып үтәсем килә. Идел

9) арасыннан чыг. килеш форм. Эш-хәлнең предметлар яки нинди дә булса затлар аралыгындагы пространство аша үтеп башкарылганлыгын күрсәтү өчен кулланыла. Карасалар, карт тупыллар арасыннан, шома таягын күтәреп, Аяз мулла болар өстенә килә. Р.Сибат. Үзе биеклек арыш арасыннан, машина тавышлары ишетелеп торган таш юлга барып җитә. М.Галиев

4. арада мөн. сүз функ. у.-вак. килеш форм. Вакыт мөнәсәбәтен белдереп, иярчен вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Әтисенә су сибешкән арада, көтү дә кайтты. Хәйдәр. Габбани ирләргә авыл, юл, отпуска хәлләрен сөйләп утырган арада, без, хатын-кызлар, табын әзерләдек. Ә.Галиев. Өлкәннәр печән чапкан арада, Барый белән рәхәтләнеп җиләк ашадык. З.Хөснияр. Бил каешын рәтләгән арада, янтыгындагы наган кобурасына да кул тидереп алды. Р.Кәрами

Ара айкау к. ара бозу. Ара бетү к. ара бозылу (1 мәгъ.). Безнең ара беткән инде, миңа хат язып мәшәкатьләнмәгез. Н.Исәнбәт. Ара бозу (бозыштыру) Кемнәрнеңдер үзара мөнәсәбәтен начар якка үзгәртү; талаштыру, дошманлаштыру; бер-берсенә каршы котырту. Түгел, Хәсән, аның өчен түгел. Синең хатларыңны ул алып барган, араны махсус бозу өчен. Ф.Тарханова. Ара бозылу 1) Кызыксыну бетү, хисләр сүрелү. Башта алар, яшьтәш булгангамы яисә хатын ир назын тансыклагангамы, әйбәт кенә яшәсәләр дә, соңрак аралары бозылды. Р.Сибат; 2) Дуслык бетү; үпкәләшү. Ләкин --- еш кына берәр туры сүз әйтеп куям да, шуның аркасында, «дус» дип йөргән иптәш кешеләрем белән үпкәләшүгә, дус булмаганнары белән бөтенләй ара бозылуга кадәр барып җитә. В.Нуруллин. Ара бозылуны мин Апушның яңа эшләпәсенә сылтаган идем. М.Юныс. Ара болгату к. ара бозу. Ара бутау к. ара бозу. Аксу өлкәсендәге барлык милли көчләрне таркату, халыклар арасын бутау – монысы инде яшь каладагы хезмәт кенә түгел иде. Ф.Сафин. Арага алу Тиң күреп, якын итеп, үз кешеләре рәтенә кертү. Арага җил (дә) кермәү (үтмәү) Бик көчле дуслык, әшнәлек турында. Арага кара елан керү к. арадан кара мәче үтү. Арага кара мәче (песи) керү к. арадан кара мәче үтү. Арага кертү к. арага алу. Чуртан тыңлап та бетермәде: – Ят кешене арага кертү тыела [диде]. М.Насыйбуллин. Арага керү 1) Нинди дә булса коллективның үз кешесе булып китәргә тырышу, шуларга катнашу; 2) Берәр эш эшләп яки берәр нәрсә сөйләп торучы ике кеше янына өченче кешенең килеп катнашуы; 3) Талашып яки сугышып торган ике кешене аерып, килештерергә тырышу, аралау. Кияү буласы авылдаш егет түзмәгән, картны яклап, араларына кергән. Б.Камалов; 4) Дус булып йөргән ике кешенең яки яратышып йөргән егет белән кызның мөнәсәбәтен бозу. [Фәхри:] Яшьләр арасына керү килешми. Д.Салихов. Арага күләгә төшү (яту) к. арага салкын йөгерү. Арага кыл да сыймау к. арадан җил дә үтмәү. Арага кысылу к. арага керү (2, 4 мәгъ.). Арага салкын (суык) йөгерү (төшү) Кызыксыну кимү, читләшү. Арага салып Мәсьәләне ачыктан-ачык, һәр ягын аңлатып һәм үзара килешеп. Әйе, бу уйлар аны шактый бимазалый, ә менә җай чыгып, шуны Миләүшә белән уртаклашканы, арага салып сөйләшкәне юк. Р.Кәрами. Арага таяк тыгу (кыстыру) к. арага чөй кагу. Арага төшү к. арага керү (3–4 мәгъ.). Хатыннар шунда гына аларның араларына төштеләр. М.Хәсәнов. Арага тыгылу к. арага керү (2, 4 мәгъ.). Арага чөй кагу (кыстыру, сугу) Якын дус, яратышкан кешеләрнең мөнәсәбәтләрен бозу, аларны бер-берсеннән ераклаштыру өчен хәйлә-мәкер эшләү. Арада гына калсын Ике арада калсын, башка берәү дә белмәсен. Бу сер безнең арада гына калсын иде. Х.Ибраһим. Арадан җил дә үтмәү к. арага җил кермәү. Менә шундый ике аерылмас җан дус, гәүдә, кыяфәт ягыннан капма-каршы булсалар да, арадан җил дә үтми. А.Гыйләҗев. Арадан кара мәче (песи) үтү (узу) Мөнәсәбәтләр бозылу. Әйбәт кенә барганда, арадан ниндидер кара мәче үтте шикелле. Х.Камалов. Арадан китү Вафат булу, үлү. Ул безнең арабыздан китте. Г.Ахунов. Ара ерагаю Читләшү, аралашу кимү, дуслык бетү. Кызарып таң аткан саен Ерагайды арабыз да. Ф.Мөслимова. Араны ныгыту Үзара дуслык, якынлык мөнәсәбәтләрен яхшырту, дуслыкны тагын да арттыру. Мәскәү белән дустанә яшәү – бик тә мөһим сәясәт, хан; әмма ут күршеләремез нугайлар илә араны ныгыту – иң олы фәгалиятләрнең берсе... Р.Батулла. Араны өзү 1) Мөнәсәбәтне, үзара бәйләнешне бетерү; бозылышу, дуслык китү. Ни өчен соң Тукай нәкъ менә шушы «чиле-пешле» кешеләр арасына эләккән һәм, үзләрен танып алгач, ник алар белән арасын өзмәгән? И.Нуруллин; 2) Алыш-биреш ясау; ике арада аласы яки бирәсе нәрсәләр калмау. Ара өзек (өзелгән) Алыш-биреш беткән; биреләсе бирелгән, алынасы алынган, исәп-хисап ясалган. Ара өзек булса, дуслык якын була. Мәкаль. Ара өзелү Якынлык яки туганлык мөнәсәбәтләре бозылып, дуслык бетү. Шуңа күрә алар өчен ара өзелү – барыбер көтелмәгән хәл. Ә.Баян. Ара салкынаю к. ара суыну. Иренең әбәтне өйгә кайтып ашамавын Рәисә үзенчә юрады: аларның арасы салкынаю галәмәте түгелме икән ул, янәсе. Р.Батулла. Ара суыну Ике дус кешенең яисә йөргән егет белән кызның үзара мөнәсәбәтләре өзелү, бер-береннән ераклашу, читләшү. Ә Гөлүс өчен бу туй Миләүшә белән ара суынуның артуына һәм өметсезлек тойгысының һаман көчәюенә сәбәп булды. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә