АПТЫРАШЛЫ с. 1) к. аптыраулы. Күчәрбай, аларга ни дип җавап бирергә белмичә, аптырашлы елмаю белән кызарып тик тора. М.Әмир. – Зинһар өчен, аңлатыгыз: сез ни турында сөйлисез? – диде ул, аптырашлы күз карашын аңа төбәп. Ф.Садриев

2) Аптырата, йөдәтә торган. Суфия, аларның аптырашлы сорауларына җавап урынына, --- моңсу тавыш белән, үзенең юл планын сөйләп китте. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә