АПТЫРАШ и. 1. Аптырау, каушап калу. Бу аптыраш минем хәбәрдарсызлыгым, наданлыгым аркасында гына булган икән. Т.Галиуллин. Табиблар үзләре дә аптырашта иделәр. З.Хөснияр

2. ы. мәгъ. Сүз, җөмлә башында килеп, сөйләүченең гаҗәпләнүен, чарасызлыктан исе китүен, җавап таба алмавын белдерә. Аптыраш, мин аннан көләсе урынга, ул миннән көлә. Р.Сибат. Аптыраш, нинди җәмгыять төзибез, кая бармакчы булабыз? Ф.Сафин

Аптырашка калу Аптыраган хәлдә булу. Василий аптырашка калды. Ни эшләргә? Р.Зарипова. Аптырашка салу к. аптырашта калдыру. Ул, --- Гөлзадәне аптырашка салып, бер сүз әйтми китеп тә барды. Ф.Сафин. Аптырашка төшү Бик нык аптыраган хәлдә калу; гаҗәпсенү. Фәүриянең кыланмышыннан балалары аптырашка төштеләр. М.Хуҗин. Аптырашта калдыру Гаҗиз итү, кыен хәлгә дучар итү. Бу хат бөтенләй аптырашта калдырды Әхмәтсафаны. Ф.Сафин. Аптырашта калу к. аптырашка калу. Ул, күтәрелеп, ят кунакка карады, аптырашта калды. Р.Кәрами. Аптырашта тору Берникадәр вакыт, аптырап, нишләргә белмәү. Нишләргә, дип аптырашта торганда, шул ук Хәйдәр абый хәйләсен тапты. С.Йосыпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә