АПТЫРАУЛЫ с. 1) Гаҗәпләнгән. Сафта басып торгандай, гәүдәсен катырып тоткан, зиһене томаланган Мотаһир әле һаман аптыраулы хәленнән чыга алмый иде. Р.Кәрами. Атай, кулындагы кәгазьгә күз йөртеп чыкты да, аптыраулы кыяфәт белән: – Ун кешегә җиңел эш ничек табыйм, ди, мин? – диде. С.Йосыпов 2) Борчулы, каушаулы, уңайсызланган. – Мин бара алмыйм, Зөфәр Шәрипович, – диде ул, аптыраулы карашын аңа төбәп. Ф.Садриев. Ишек артында Заһид Шәркыйның аптыраулы, гасабилы йөзе күренеп калды. Ф.Сафин |