АПТЫРА’У ф. 1. 1) Гаҗәпләнү, аңламау, нәрсә дип уйларга белмәү. Фәрит үзе дә аптырады, әллә авылга соңгы мәртәбә кайтуым микән, дип, хәвефле уйларга да төште. Ф.Садриев 2) Гаҗәпсенү, гаҗәпкә калу, шаккату, хәйран булу. – Менә инде! – дип аптырады Заһидуллла тагын. – Мин әле, сиңа кырык та юктыр, дип йөри идем. Р.Сибат. Нигә болай кинәт кенә минем белән кызыксына башладың әле син, дип аптырама, Равил абый. В.Нуруллин 3) Авыр хәлгә юлыгу, югалып калу, каушау, нишләргә белмәү. Аптырау һәм курку шул секундта ук аларның агарган йөзләренә бәреп тә чыкты. Ә.Еники 4) Яшәү авырлыклары кичерү, төрле кыенлыклар күрү 5) Нәрсәгә дә булса ихтыяҗ булу, мохтаҗ булу. Монда балыкка аптырау юк. Каһарман каләме 6) Йөдәү, ару, талчыгу; җәфаланып бетү 2. и. мәгъ. 1) Вакытлыча туган таркаулык хәле, югалып калу халәте, паника. [Хатынның] Бөтен кыяфәтендә – югалып калу, аптырау билгесе. Г.Тавлин. Кыз, сөрмәле күзләрен аңа төбәп, йөзенә аптырау галәмәте җәеп: – Вәгъдә биргәнемне хәтерләмим [диде]. Т.Галиуллин. Боларны күреп торган Ф.Әмирхан Октябрьдән соң аптырау хәлендә кала. Ф.Ибраһимова 2) Нәрсәгә дә булса ихтыяҗ булу, мохтаҗ булу. Хәзерге эшче көченә аптырау заманында куркырга ярамый. А.Алиш 3. аптыраганга, аптыраганнан рәв. мәгъ. Мохтаҗлыктан, җитешмәүдән. Мәктәпләргә, укытучылык эшенә аптыраганнан гына алынган, мәктәптә тарта-суза «өч»кә укыган кызыйлар килә башлады. Т.Миңнуллин Аптырап алу Кыска вакыт эчендә, беразга аптырау. Тынлыкны бозган бу сорауга Абу баба аптырап алды. Б.Сөләйманов Аптырап бетү 1) Тәмам, бөтенләй аптырау. Шулай да, «пүрәтке»ләре белән бик мактансалар да, иртәгәсен, сәгать уникегә хәтле, мәйданны башлап җибәрә алмыйча аптырап беттеләр. Ф.Хөсни. Ике аягына, биленә кат-кат операцияләр ясап, аптырап беткәннән соң, Габбаниның, оча сөяге яныннан ярып, эчен ачтылар. Ә.Галиев 2) Соң чиккә җитеп алҗу. [Мәүлитҗан:] Аптырап беттем, бер – уң кулымны, бер сул кулымны күтәреп честь бирә-бирә. Д.Салихов. Аптырап йөрү Озак вакыт аптыраган халәттә булу; рәтенә, тәртибенә төшенә алмау. Шәһәр кунаклары аптырап йөрмәсен өчен, тышкы ишек турысына кызыл фонарь элеп куйганнар. З.Фәтхетдинов Аптырап калу Кинәт аптырау, югалып калу. Мин аптырап калу берлә кызганудан җыелган бер хис астында калдым. Г.Исхакый. Кешеләр, өр-яңа киемле, алтын погонлы, күкрәгендә унлаган орден-медальләр чылтырап торган ыспай хәрбине күргәч, аптырап калдылар. М.Әмирханов. Иреккә нидер булды, ул ничек башларга белмичә аптырап калды. Ф.Садриев Аптырап китү Кинәт, уйламаганда аптырау. Тәкыя бу кадәресен ишеткәч тә аптырап китте. Н.Хәсәнов Аптырап кую Кинәт, бераз вакыт, азга гына аптырау. Мондый тасвирына үзе үк аптырап куя. М.Хуҗин. Әүвәл, нигә бу кыз шулчаклы күп сөйләшә әле, дип, аптырап та куйган идем. З.Хөснияр Аптырап тору Әле, хәзер аптыраган хәлдә булу, нишләргә белмәү. Мин шулай аптырап торганда, кармагым төпкә чумды. Г.Ибраһимов. Асия апа беркавым аптырап торды. В.Нуруллин Аптырый калу к. аптырап калу. Аптырый калдым: бер уч черегән саламга шөкер итеп яшәгән ферма савымчысының бүгенге терлекчеләргә нинди дәгъвасы булырга мөмкин? К.Тимбикова Аптырый төшү Бераз, берникадәр аптырау. Әнә шул нәни генә сөенечнең йорты яну көенечен Ярмәкәй тавы кадәр таш белән каплый алуына ул, бер яктан, аптырый төшсә, икенчеләй караганда, үзендә шундый ипле-игелекле тынычлык тууына гаҗәпләнеп тә куя иде. Р.Сибат |