АПТЫРАТУ ф. Йөдәтү, бик нык борчу; тынгылык бирмәү; җәфалау, интектерү. Шулай күп аптырата торгач, егет бер бай кызына өйләнергә риза була. Әкият. Шулай да иң аптыратканы – кызларның сәер кыланышы иде. Ф.Сафин

Аптырата башлау Аптыратырга тотыну. Һәркөнне Хәләфнең эш урынына килеп, аны аптырата башлады. Х.Ибраhимов

Аптырата бирү Аптыратуын дәвам итү

Аптырата төшү Тагын да ныграк аптырату. Әнвәрнең: – Менә, әнием, күрдеңме? – дигән соравы Хәдичәне тагын да аптырата төште. К.Тимбикова

Аптыратып алу Кыска вакыт эчендә аптырату. Әнә шул бәхетле баскычка күтәрелгәнче, күп кенә яшьләрне бер чир аптыратып ала. М.Вәли-Барҗылы

Аптыратып бетерү Тәмам, соңгы чиккә җиткереп аптырату. Югары оч малайларын [Зәбир] аптыратып бетерә. М.Галиев. Әнә Зиннәт аптыратып бетерә торганые. Р.Кәрами

Аптыратып җибәрү Кинәт аптырату. Кинәт кенә башына килгән бу шөбһәле фикер Вәлине әллә ничек куркытып һәм аптыратып җибәрде. Р.Гали

Аптыратып йөрү Озак вакытлардан бирле бертуктаусыз аптырату. Өйрәнгән тәки, әнисен юкка аптыратып йөрмәгән икән. Г.Якупова. Оялмыйча, бу яшьтә ничек, квартира сорап, хөкүмәтне аптыратып йөрим? Г.Зәйнашева

Аптыратып карау Бик нык аптырату

Аптыратып кую Кинәт аптырату. Аптыратып та куйды ул Наилне! Р.Габделхакова

Аптыратып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз аптырату. Мине күптәннән аптыратып торган соравым тел очымнан үзеннән-үзе ычкынып китте. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә