АПТЫРАТКЫЧ с. 1. Аптырата торган, йөдәтә торган; аптырашта калдырган. Мәсьәләнең аптыраткыч ягы шунда: мин – өлкән яшьләрдәге укытучы, класс җиткәчесе, хәлне ачыкларга, малайны дөрес юлга күндерергә дип килгән кеше. Ф.Хөсни 2. җый. и. мәгъ. Табышмак, ребус, шарада, кроссворд һ.б.ш. кебек башваткычлар. Шулар арасында: 7 сүз уйнату, 7 табышмак, 8 кечкенә әкият һәм 1 аптыраткыч. Ф.Урманче |