АППЛИКА’ЦИЯ и. лат. 1) Төрле төстәге, төрле формадагы кәгазь, тукыма, күн кисәкләрен берәр нәрсәгә ябыштырып яисә тегеп сурәт ясау ысулы. Төрле төстәге яфракларны сайлап, аппликация итеп файдалан, алардан картиналар төзе. Ф.Ибраһимова. Нәтиҗәдә, рәссамның аппликация, тамбур чигүе, беркетү, зәркән белән эшләү кебек техникалардан торган үз иҗат өслүбе барлыкка килә. Мәдәни җомга 2) Шул ысул белән ясалган сурәт, рәсем, бизәк. Балаларның язучылар әсәрләренә нигезләнеп ясалган эшләнмәләреннән – аппликация, рәсем һ.б. – күргәзмәләр оештырыла. Мин бəйрəмнəр яратам 3) мед. Тәннең аерым бер урынына ләм, парафин һ.б.ш. куеп дәвалану төре |