АППАРАТЧЫ и. 1) Аппаратлар белән эш итүче кеше; аларны җайлаучы, көйләүче, төзәтә торган эшче. Гади аппаратчыдан алып химкомбинат директорына кадәр --- шушы сорау борчый иде. Р.Кәрами. Бу эретмә ярдәмендә аппаратчылар чималны төрле компонентларга таркаталар. М.Зарипов 2) Аппаратта (3 мәгъ.) эшләүче. Үзегез уйлап карагыз: кичәге үрнәк һәм кристалл кебек чиста YK аппаратчысы, провинциягә килеп төштеме, кинәт үзгәрә дә куя. Т.Кәримов |