АППАРАТ и. лат. 1) тех. Билгеле бер эш башкару өчен махсус механик җайланма, әсбап. Сыерларның улакка туралган чөгендерне шытырдатып чәйнәве, савымчыларның, резин итекләрен юеш сайгак буйлап лыштырдатып, саву аппаратларын әзерләп йөрүләре күзгә чалынып калды. А.Вергазов. Йөри торгач, --- фотосурәткә төшәргә булдык. Аппаратыбыз үзебез белән иде. Т.Нәҗмиев. Комсомол секретаре ике-өч тапкыр аппаратын чыртлатып алды. Р.Кәрами

2) Организмда берәр аерым функцияне үти торган әгъзалар җыелмасы. Акустик яктан бары тавыштан гына торучы, әйткәндә, һава агымының сөйләм аппараты аша тоткарлыксыз үтеп китүе нәтиҗәсендә ясалучы, иҗек төзүче авазлар. Х.Сәлимов

3) Нинди дә булса өлкәнең идарә итү органнарына яки хуҗалык тармагына хезмәт күрсәтә торган оешмалар җыелмасы; шундагы хезмәткәрләр. Республика профсоюз аппаратында эшләүчеләр дә андый үтенечләр белән еш мөрәҗәгать иттеләр. Ф.Садриев. Дәүләт хакимиятенең башкаручы аппараты турыдан-туры хакимлек итүче дворяннар сыйныфы вәкилләреннән --- тора. Ә.Борһанов. Якты, биек заллар, дистәләгән тренер аппараты, аерым предметниклар. В.Имамов. Мәктәп аппаратында ярты хезмәт хакына слесарь-төзәтүче штаты тоту каралган, югыйсә. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә