АППАГЫМ и. тарт. форм. сөйл. Бик яратып, иркәләп эндәшү сүзе. Менә шулай, аппагым: егетнең кияү булып йөриселәре бар әле. Р.Сибат. Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, аппагым? Р.Төхфәтуллин. [Ире хатынына:] Аннары үзеңне кызганам, каты-коты белән интегеп, эчеңә язва-фәлән булып куймасын, аппагым. Р.Хисмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә