АПОФЕОЗ и. гр. махс. 1) Спектакльнең яки бәйрәм концерты программасының күп халык катнашында йомгаклау тантанасы
2) Берәр күренешнең иң нык үсеш алган, иң нык чагылган чоры, иң югары ноктасы. Казан ханлыгының канлы апофеозы. М.Галиев. Сугыш апофеозы