АПЕЛЬСИН и. голл. 1) Цитруслар семьялыгыннан, мәңге яшел җимеш агачы, әфлисун. Минзөфәр апельсин агачының чәчәк бөреләренә карап сокланды. Н.Хәсәнов

2) Шул агачның кызыл сары төстәге, түгәрәк яки озынча формадагы, калын кабыклы, эче сусыл өлешләрдән торган баллы җимеше. [Ирек] Кызына алып кайткан курчагын сузды, өстәлгә торт, алма, апельсин куйды. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә