АПЕЛЛЯ’ЦИЯ и. лат. 1) юр. Суд карарыннан риза булмыйча, югары суд органына язылган шикаять. Утыз тугызда партиядән төшерелгәч, йомшап калды ул. --- Апелляция белән дә йөрмәде. Х.Камалов 2) кит. Ярдәм, киңәш сорап, кемгә дә яки кая да булса язылган мөрәҗәгать. Шуннан соң КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Партия контроле комиссиясенә апелляция бирдем. Р.Вәлиев |