АПАРА и. 1) Суга он, чүпрә кушып изелгән камыр; камыр башы. Аны [яулыкны] артка каерып бәйләп, коштабакта апара бутый. А.Хәсәнов 2) Малларга эчерү өчен, суга он кушып әзерләнгән сыек боламык. Апара ясаучы абзый да төшеп калганнардан түгел. Т.Нәҗмиев. Минем сыерларым шунда ук дәррәү күтәрелеп, тәмле апараны чөмерә башладылар. Г.Мөхәммәтшин 3) күч. Тәмсез, сыек яки куерып изелгән (озак кайнаудан) аш. Аш пешерсә – апара, бите-кулы кап-кара. Мәкаль ◊ Апара корсак мыск. Зур корсаклы, күп һәм талымсыз ашый торган кеше турында. Хафиз киткән ил буена, илдән хәер сорарга, Хафиз бүкән, апара корсак, илдән хәер сорарга. Г.Камал. Апара мичкәсе мыск. к. апара корсак. Җае чыккан саен «апара мичкәсе» дип ычкындыргаласа да, үз иренең бәясен бик яхшы белә иде ул. Г.Кашапов. Апара чумары мыск. Булдыксыз, оешмаган |