АПАКАЙ и. 1. Яратып, иркәләп эндәшү сүзе. – Чәйләрегез тәмле булсын, апакайлар! – дип, күңелле эндәште бер егет. Д.Бүләков. Әткәй миңа Мәкәрҗәдән, апакай, бүләк итеп башмак алган, җизнәкәй! Т.Гыйззәт. [Гөлнур:] – Их, Мәдинә апакаем! – ди ул, кинәт канатланып. М.Хәсәнов

2. апакаем ы. мәгъ. Гаҗәпләнүне, шаккатуны, ышандыруны, үтенүне, сискәнүне һ.б.ш.ны белдереп әйтелә. – Әй, баскан җирдән ут чыгарабыз инде анысы, апакаем! – дип, сүзгә дерт кабынды Халисә. М.Хуҗин. Апакаем, күзләремә ышанмыйм. Нинди җилләр белән син бу якларда?!

Апакай гынам к. апакаем. Берсен дә калдырмыйлар, апакай гынам. У.Шекспир



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә