АПАЙ и. диал. 1) к. апа. Апайларга да актив көрәштә бил алышу җиңел булмагандыр. М.Хуҗин

2) Үзеңнән кечерәк яшьтәге ир яки кыз туган. [Әбием] Мунча тирәсендә кайнашкан җиреннән кисәктән генә туктап өйгә кереп китте, апайны уятты. А.Хәсәнов

3) апаем тарт. форм. Үзеңнән кечерәк яшьтәгеләргә мөрәҗәгать итү сүзе. Әйе, башкорт мин, апаем, паспортым да башкорт. В.Имамов. Солтангәрәй апаем, тагын ни турында сөйләшик соң без? А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә