АПА и. 1) Үзеңнән олырак яшьтәге кыз туган. Апаларда, болай, күңелсез түгел иде ул. Ә.Гаффар. «Зилә» дип исем белән эндәшү юк, «апам» да «апам» гына. Р.Хафизова

2) Яше ягыннан сөйләүче кешедән олырак булуны белдереп, хатын-кыз исеменә кушып әйтелә торган сүз. – Хәлимә апа, ничек соң яшәүләр? – дип сүз башлады Мәрфуга. Р.Хисмәтуллин. Кәлбикамал апа тавышы, әкрен генә җылап: – И Туктабай?! И Туктабай?! Г.Мөхәммәтшин

3) Үзеңнән олырак хатын-кызның һөнәре атамасына кушып әйтелә торган сүз. Гаскәрләребезнең шәһәрләрне калдырып чигенүләре турындагы хәбәрләрне карт бабайлар, колхозчы апалар --- тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап тыңлыйлар. Р.Хафизова

4) Гомумән олы яшьтәге хатын-кызга мөрәҗәгать итү, эндәшү сүзе. Малай, атылып, ишек янына бара. – Апа-у! – Нәрсә бар? – дип сорый кырыс тавыш. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә