АП- кис. «А» авазына башланган кайбер сыйфат һәм рәвешләргә ялганып һәм һәрвакыт басымны үзенә алып, артыклык дәрәҗәсе ясый торган алкисәкчә (мәс., ап-ак, ап-авыш, ап-арык, ап-ачык һ.б.). Карчык укалап тегелгән озын күлмәктән, ап-ак шәл ябынган. Р.Фәизов. Ләкин, ни гаҗәп, әлеге «мине дә» сүзен ишек артындагы, ишекнең теге ягындагы Заһидулла ап-ачык ишетә иде. Р.Сибат. Бөрлегән суыдай ап-алсу иреннәрең, кызым, кара җиләк, шомырт, карлыган ашап каралып беткән. Ә.Галиев. Ишекне тырнавы ап-аермачык ишетелә колагыма. М.Хуҗин |