АҢЫШУ ф. 1) Аңлап алу; абайлап алу. Тракторчы, беразга тукталып, үз хәлен аңышты. Р.Фәизов. Әхмәтсафа ул санап киткән нәрсәләрдән, дөресен әйткәндә, бернәрсә дә аңышмады. Ф.Сафин. Нидер сизенеп чыккан әнисе, үзе күренмичә генә, ни булганын да аңышмыйча, ишекләрне ачып торды. М.Галиев 2) Аңлашу, уртак тел табу, уртак фикергә килү. – Йә, аңыштык ич инде, бетте инде, йә, бетте, – дип, Гүзәлне юата иде. Г.Гобәй Аңыша бару Торган саен ныграк аңышу; акрынлап, аз-азлап аңышу. Өлфәтнең күзләре башта түгәрәкләнде, аннан ярык шикелле генә булып кысылды. Аңыша барган саен, авызы ерылды. А.Тимергалин Аңыша башлау Берникадәр күләмдә, акрынлап аңышу, аңышырга керешү. Габдулла аңыша башлады: «тавыш» дигәне – Габдрахман бит. Бернинди җен дә, гөрзи дә юк. Р.Сибат Аңыша төшү Бераз аңышу. Бераздан, аңыша төшкәч, прокурор өстәл кырыендагы кыңгырау төймәсенә басты. М.Галиев Аңышып алу Тиз арада, шунда ук аңышу Аңышып бетү Тулысынча, ахырына кадәр аңышу. Аптырашта калдырдың, Таифә түтекәем, әйдә, утыр әле, аңышып бетеп кенә булмый бит... Ф.Сафин Аңышып җитү Тулысынча, тәмам аңышу. Галияр энекәш, син генә шуны аңышып җитмәсәң инде. М.Хуҗин. --- әмма шундый газаплар хакында ул кемгә дә сөйләми, мин генә беләм, хәтта балалар да аңышып җитмиләр иде. Р.Нуруллина Аңышып калу Аңышырга өлгерү. Мин аның: «И кодрәтлеләрнең кодрәтлесе – бөек Аллаһ...» – дигән мөрәҗәгатен генә аңышып калдым. М.Әмирханов Аңышып китү Кинәт аңышу. – Киткәч? Син кабат китәсең дәмени? --- Кем белән яшәргә миңа, Костя? Әйт, кем белән? – дип сорады аңышып киткәндәй, әмма берни күрмәгән, күзләре томаланган карчык. Рифә Рахман Аңышып тору Бөтен нечкәлекләре белән, барысын да аңышу. Их-х, аңгыра баш мин, тормыш агышын аңышып тордым лабаса! М.Хуҗин |