АҢСЫЗ с. 1. 1) Һушыннан язган, аңын югалткан 2) Аңлау, уйлау, фикер йөртү дәрәҗәсе түбән булган 3) Надан, иске, кара фикерле; киләчәкне аңлап, уйлап эш итә белми торган. Мин, сиңа беренче очраганда, аңсыз идем. М.Гафури. Аңсыз кеше булып калмас өчен укыйм. Ф.Әмирхан. Бу эштә --- картлар – урталык урынын тотып, ярлы, ләкин аңсыз, эчкече Әхмиләр корал хезмәтен үтиләр. Г.Нигъмәти 4) Акылы булмаган, акылсыз, аңгыра, юләр, тиле. Габдулла аңсыз малай түгел иде. Р.Сибат. Алар – бик тупаслар, аңсызлар. Г.Ибраһимов 2. рәв. мәгъ. 1) Һушсыз рәвештә, аңсыз калып, аңын югалтып 2) Уйлап бетермичә, гамьсез рәвештә; уйламыйча, үзеннән-үзе. Ул башта – аңсыз рәвештә, бара-тора, аңлап, физкультура белән шөгыльләнә. Г.Гобәй |