АҢЛЫ с. 1. 1) Фикерләү, уйлау сәләте булган, зиһенле. Менә син, аңлы икәнсең, безнең сүзне тыңла, ата-ана догасын ал. Ф.Әмирхан. Күрсәгез иде сез [улымны]: гаҗәп шаян һәм аңлы малай. А.Шамов

2) Тирәнтен уйлап эш итә торган, төпле фикерле. Югары аңлы кеше, намуслы, вөҗданлы кеше начар эшли алмый. Б.Камалов

3) Аңлы рәвештә, акыл белән уйлап эшләнгән. Үләр алдыннан күрше авылдан кәҗә бәтие алып кайткан Муллаҗан абзый исеменә ятышлы булсын дигәндерме, әллә ирләрне олылыкларга күнеккән, нәсел умырткасы санаган мөселман карчыгының аңлы эше идеме, бу турыда сорарга хәтта Рәшитнең дә уена килмәде. Рифә Рахман

4) Сәяси аңы үскән, алдынгы, прогрессив карашлы. Артамонов – күрше рус авылының аңлы кешесе, Мирвәлинең якын дусты. Т.Гыйззәт. Әсәрдә Әхмәди шактый аңлы һәм революцион настроениеле эшче итеп бирелә. М.Гали. Пролетариатның иң аңлы өлеше үз партиясе сафларында [дошманнарга каршы] көрәште. Г.Нигъмәти

2. аңлы рәвештә рәв. мәгъ. Аңлап, белгән хәлдә, күрәләтә, юри. Бу бит – аңлы рәвештә корткычлыкка бару. Х.Хәйруллин. Соңгы вакытларда бу чорны ул аңлы рәвештә борчылу белән көтә башлады. Ф.Садриев. Бу мактаулы күренешләр – колхозчыларның, аңлы рәвештә, илгә азык-төлекне күбрәк җитештерергә тырышуларына дәлил. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә