АҢЛАШЫЛУ ф. 1. Ачыклану, аңга барып җитү, билгеле булу. Берничә минут сөйләшкәннән соң аңлашылды: Когунский тәрбия буенча командир ярдәмчесе, элекке замполит икән. Н.Хәсәнов. – Аңлашылды, – дип, Григорьев аны шунда ук туктатты. М.Әмирханов. Укучы, --- Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы сессияләрендә халык депутатлары чыгышларын ишетеп, еш кына ярдәмчесез кала. Мәсәлән, «эксклюзивный» (исключительный) --- «консенсус» (согласие) дигән терминнар бары тик шушы өлкәдән хәбәрдар булган кешеләргә генә аңлашыла. Мирас 2. кер. сүз функ. 1) аңлашылганча Билгеле булганча, һәркем белгәнчә. Әсәрдән аңлашылганча, самими авыл егете Шәфкать тормыш авырлыкларын, яшәү өчен көрәшне ничек алып барырга кирәклеген, армиянең нинди җитди фаҗигаләргә китерергә мөмкин икәнен әле аңлап та җиткерми. Н.Гамбәр. Аңлашылганча, аяусыз көрәш өчен барлык шартлар да бар иде. Ватаным Татарстан 2) аңлашылса кирәк Нинди дә булса билгеле, анык, ачык әйбернең дөреслеген, шулай булырга тиешлеген дәлилләп әйтелә; димәк. Аңлашылса кирәк, йөрәк парәсенә бары изгелек теләгән ата-ана әлеге киңәшләр белән килешә. Т.Галиуллин 3. аңлашылмау и. мәгъ. юкл. форм. к. аңлашылмаучылык. Пароходлар төшкәч тә җибәрелгән иген баржалары белән ниндидер аңлашылмау чыккан икән. Г.Ибраһимов Аңлашыла бару Арынлап, аз-азлап аңлашыла башлау; торган саен ныграк аңлашылу Аңлашыла башлау 1) Бераз, берникадәр аңлашылырга тотыну 2) Башка эчтәлек алу, башкача аңлашылырга керешү. Соңгы чорда аларның тотемистик мәгънәләре онытылгач, ул образлар кергән санамышлар яшерен эчтәлектәге әсәрләр булып аңлашыла башлаган. Р.Ягъфәров Аңлашыла төшү Әйбәтрәк аңлашылу. Алиянең академик ял алуын әйтсәм, безнең хәлләрнең ничек икәнлеге аңлашыла төшәр. Р.Вәлиев. --- бая әйтелгән әхлакый бәянең хикмәте тагын да аңлашыла төшсә кирәк. Ә.Баян Аңлашылып бетү Тулысынча, тәмам аңлашылу. Бабасы белән әтисенең әңгәмәсе бигүк аңлашылып бетмәсә дә, Айбулатка куркыныч була башлады. Хәйдәр. --- башлангыч чор әсәрләренә шактый урын бирелеп тә, атаклы «Кырыгынчы бүлмә» турында бер сүз дә диярлек әйтелмәве аңлашылып бетми. Р.Фәйзуллин Аңлашылып җитү Бөтенләе белән, тулаем аңлашылу. Дамирның, Чаллыга китәм, диюе аңлашылып җитми бит әле. Х.Хәйруллин. Тик миңа бер нәрсә аңлашылып җитми, Габдрахман ага. Р.Вəли Аңлашылып калу Кинәт кенә аңлашылу, кайсыдыр вакыттан соң аңлашылу, аңлашылырга өлгерү. Аның ни өчен шулай эшләргә чакыруы соңгы җөмләсеннән ачык аңлашылып кала. Ф.Галимуллин Аңлашылып килү Бераз аңлашыла башлау Аңлашылып китү Кинәт, көтмәгәндә аңлашылу Аңлашылып тору Ап-ачык булып аңлашылу. Бригадирның нилектән шулай кәефсез булуы болай да бик яхшы аңлашылып торса да, кинәт кенә аның Тәзкирәне пыр туздырып ташлавы шулай да гаҗәбрәк тоелды. Н.Фəттах |