АҢЛАШЫ’ЛМАУЧЫЛЫК и. Килешеп, берләшеп, бер сүздә, бер фикердә булып эшләмәү аркасында килеп чыккан каршылык; аңлашылмау. – Минем бит синең янда калуым яшьлектәге ул аңлашылмаучылыкны аныклау өчен түгел, ә әтием язмышын белергә теләүдән иде, – диде Минзифа. Р.Сибат. Ниндидер аңлашылмаучылык туган икән, секретарь председательгә ярдәм итәргә тиеш булачак. М.Хәбибуллин. Хуҗа кеше белән дә аңлашылмаучылык килеп чыкса, хәлләр түзеп тормаслыкка әйләнәчәк. А.Вергазов. Яңалык борын төртте исә, аңлашылмаучылык башлана. Казан утлары |