АҢЛАШУ ф. 1. 1) Бер-береңне аңлау, төшенү. Икесе ике телдә сөйләшсәләр дә, уртак сүзләр хисабының уңае белән, алар бер-берсен яхшы ук аңлашалар. Р.Сибат. Музыка – аңлашу өчен төп аралашу коралы. Ватаным Татарстан

2) Уртак фикергә килү, үзара килешү. Икесенең дә күңелләрен биләп алган куанычтан соң сүзсез генә аңлашу кирәк иде. Р.Кәрами. Аңлаша алам, Җайлаша алам, Алдаша алам бик уңай; Инде синсез яшәүгә дә Өйрәнеп киләм бугай… Р.Рахмани. Ничекләр сөйләшеп аңлашканнардыр, үткән атнадан бирле Шәмсия Фәтхулла белән кире кушылганнар. Ф.Сафин

3) Билгеле бер мәсьәләне ачыклау, мәсьәләгә ачыклык кертү

4) Фикер алышу, сөйләшү. Очрашу, аңлашу бөтенләй көтелмәгәнчә булды. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Иң мөһиме – ике арада әйбәт кенә аңлашу килеп чыкты. Р.Низамиев. Аларның гөр килеп, кулларын бутап сөйләшкәннәрен, аңлашканнарын авызымны ачып тыңлап торам. А.Хәсәнов

2. аңлашып рәв. мәгъ. Килешеп, берләшеп, бер сүздә, бер фикердә булып. Корткычлык эшендә [Лутов], үзе кебек корткычлар белән аңлашып, дирекциягә, партия эшчеләренә каршы көрәш алып бара. Г.Нигъмәти. Без синең белән аңлашып эш итәбез. Ш.Камал

Аңлаша бару Торган саен әйбәтрәк аңлашу

Аңлаша башлау Бераз аңлашуга ирешү

Аңлаша төшү Бераз аңлашу

Аңлаша язу Шактый ук аңлашу, аңлашырга аз гына калу

Аңлашып алу Тиз генә аңлашу. Майя белән сөйләшеп, аңлашып алгач, беренче җай чыгу белән качып китәчәк. Майясы, баласы белән бергә китәчәк. Г.Гыйльманов. Элемтәче күз күргән кеше икән, бик тиз аңлашып алдылар. Х.Камалов

Аңлашып бетерү Барын да, ахыргача аңлашу. Бая син, аңлашып бетердек, дип әйткән идең. Күрәсең, иң кирәге калган ич әле... А.Гыйләҗев

Аңлашып бетү Тулысынча аңлашып килешү. Инде аңлашып беттек дигәндә генә, кулындагы ишек тоткасын әйләндереп-әйләндереп торган эшем кешеләренең берсе дежур колагына пышылдап өлгерде. Р.Гаффар

Аңлашып җитү Бөтен нечкәлекләре белән, тиешле дәрәҗәдә аңлашу. Гомумән, сугыш үзе – ул гади хәл түгел, бәлки фәүкылгадә хәл. Ул – дөньяда яшәүче кешеләрнең үзара аңлашып җитмәүләреннән килә торган кыргый бер хәл. Г.Бәширов

Аңлашып йөрү Үзара аңлашкан булу. Без хәзер бер-беребезне сүзсез генә аңлашып йөрибез. Н.Дәүли

Аңлашып калу Аңлашырга өлгерү. Берничә көннән армиягә китәсе Сәүбән, сөйгәне Маһитап белән очрашып, аңлашып калырга тели. Ф.Галимуллин

Аңлашып карау Аңлашырга омтылу. Шул ук вакытта Янтыкка барып, сөйләшеп, аңлашып карарга да көчем җитми, үҗәтлегем ирек бирми. В.Нуруллин

Аңлашып китү Ниндидер моменттан, берәр нәрсәдән, вакыйгадан соң аңлаша башлау. Сөйләшеп, аңлашып китәргә нәрсәдер җитми. Г.Гыйльманов

Аңлашып кую Алдан аңлашу; тиз арада аңлашу. Алар инде әллә кайчан аңлашып куйдылар

Аңлашып тору 1) Һәрвакыт, даими аңлашу. Югыйсә без һаман да бер-беремезнең максудларымызны «тәрҗеман» аркылы гына аңлашып торсак – «милләт» бетте. Г.Тукай

2) Әле, сөйләү моментында аңлашу. Әмма минем белән күп сөйләшеп, аңлашып торырга теләүче күренмәде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә