АҢЛАТУ ф. 1. 1) Аңлатма бирү, төшендерү, нәрсәнең дә булса мәгънәсен, асылын ачып бирү, аңлаешлы итү. Булган белемне аңлату берни түгел аны. В.Нуруллин. Табылды бит җае – күрче, ничек җиңел икән мәхәббәтне аңлатуы! М.Хуҗин. Иртән укуга баргач, сугыш бетүен аңлатып, митинг үткәрделәр. К.Йосыпов 2) Нәрсәнең дә булса сәбәбен, закончалыгын ачып бирү, билгеләү. Бу вакыттагы татар тәнкыйтендә Галимҗан Ибраһимов авазы үзенчә аерылып торды. Ул зур мәсьәләләрне аңлатуда тарихилыкка омтылды. X.Госман 3) Теләкне, фикер-ниятне ишарә итү, белдерү. Нәкъ кирәк мизгелендә генә телдә ярала һәм бары тик үзе генә төшенгән бу сәер ымлыклар өермәсе: «Кузгал. Сәгатең сукты», – дигәнне аңлата иде. А.Хәлим 4) Сүз, тамга, билге, галәмәт һ.б.ш. турында: чагылдыру, мәгънә белдерү. Бу караш, ай яктысында булгангамы, нәрсә беләндер хушлашу, аерылышу һәм үкенү төсмерен аңлата иде. Ф.Садриев. Кешенең киләсе көннәргә өмете киселү, һәрнәрсәгә, һәркемгә ышанычы бетү, дигәнне аңлата иде мондый чарасыз битарафлык. Ф.Сафин. Әгәр дә «песи» сүзенең мәгънәсен япон теленнән тәрҗемә итеп аңлатсак, ул «уч төбеннән ашаучы юлбарыс» булып чыга. Казан утлары 2. аңлатып рәв. мәгъ. Ачык аңлаешлы итеп, аңларлык итеп Аңлата бару Һәрберсен, булган берсен аңлату. Булат --- һәр рәсемне берничә сүз белән генә аңлата барды. Б.Камалов Аңлата башлау Аңлатырга тотыну. Чая Василә, урыс сүзләрен юри боза- боза, кияү мунчасының ни икәнен аңлата башлады. Р.Батулла Аңлата төшү Тагын да аңлату, бераз аңлату Аңлатып алу Тиз генә аңлату, артык тәфтишләп тормыйча гына аңлату. – Яшьләрне саклап ял иттергәннәр, – дип аңлатып алды Әбүзәр абзый. З.Фәйзи Аңлатып бару к. аңлата бару. Кызганыч, үз уй-фигылебезне аңлатып барырга, безнең татарлар чыгара торган русча газетабыз юк. М.Галиев Аңлатып бетерү Тулысынча, ахырына кадәр аңлату, аңлатуны тәмамлау. Аңлатып бетерү белән, яңабаштан сорашырга тотындылар. З.Фәтхетдинов. Ирек! Нинди бәхет икән ул адәм баласы өчен! Аны тулысынча аңлатып бетерү дә кыендыр, мөгаен. Н.Хәсәнов. Туапседан башлап, тимер юл да, автомобильләр магистрале дә диңгезнең ярына терәлеп үтә. Шулай итеп, пассажирлар алдында аңлатып бетерә алмаслык искиткеч манзара ачыла. Т.Нәҗмиев Аңлатып бирү Аңларга ярдәм итү. Абзый үз тирәсендә утырганнарга Мотаһирның кайсы авылдан, кем икәнен бер-ике сүз белән генә аңлатып бирде. Р.Кәрами. Хәзер аңлатып бирәм үзеңә. Б.Сөләйман. Әйт әле син аңа, Ибраһим, аңлатып бир әле үзенә. А.Шамов. Казанның үзенә багышланган халык җырлары юк дәрәҗәсендә аз. Бу – аңлатып бирә алмаслык башваткыч. К.Йосыпов Аңлатып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә аңлату. --- татар белгечләре, галимнәр белән сөйләшә алам, үз фикеремне аларга аңлатып җиткерә алам. Р.Вәлиев Аңлатып йөрү Һәрберсенә, һәр урында аңлату. Шуңа күрә, без браконьерны, немецның иң явыз шпионы, дип аңлатып йөрдек. М.Юныс Аңлатып килү Электән үк, системалы рәвештә аңлату. Улыма да шулай аңлатып килдем. Ш.Маннур Аңлатып китү Сөйләм, эш-хәл барышында аңлату; ниндидер урыннан, сүздән соң аңлата башлау. --- әдәби тел белән диалектизмнар нисбәтен кыскача гына аңлатып китик. Р.Юсупов. Кешеләрнең «армия» дигәннәрен аңлатып китәм: армия кешеләргә үз илләрен дошманнардан саклау яисә чит илләргә һөҗүм итү өчен кирәк. Р.Сибат Аңлатып кую Алдан аңлату, яки тиз генә аңлату. Гази да бу әмергә буйсынгандай булды. Шулай да кисәтеп, хәлне аңлатып куюны үзенең бурычы итеп санады. М.Хәсәнов Аңлатып тору 1) Һәрвакыт аңлату, әледән-әле аңлату. [Мэлс:] Мин ни өчен соңарганымны, кайларда булганымны, нишләп, кем белән аракы эчкәнемне гел аңлатып торам. Ф.Садриев 2) Әле, хәзерге вакытта аңлату. Хәер, аның ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен сезгә аңлатып торасы юк. Р.Ишморат 3) күч. Ачык тоелып, күренеп тору, ишарәләү. Һәрхәлдә, «киләчәк» дигәнең түбәнге якта түгел, моны «түбән» сүзенең мәгънәсе ачык аңлатып тора. М.Хуҗин Аңлатып үтү Сүз уңаенда аңлатып алу, артык тәфтишләп тормыйча гына аңлату. Баш врач нинди температурада дәвалануның шифасы зуррак булуын аңлатып үтә. А.Вергазов. Сезгә, кыскача гына итеп, уразаның килеп чыгуы --- турында аңлатып үтәргә булдык. Ф.Хөсни Аңлатып чыгу Башыннан ахырына кадәр аңлату; бар кешегә дә, һәммәсенә дә берәм-берәм аңлату. Әнәс, берничә көн буе, әлеге яңа ысулны һәр звенога аңлатып чыкты. Р.Хисмәтуллин |