АҢЛАТМА и. 1) Нинди дә булса хәл-вакыйганы, билгеле бер мәсьәләне аңлатып, тәфтишләп сөйләп яки язып биргән нәрсә. Берсен дә яшермичә, тәфсилләп, аңлатма язарга туры килде. Х.Хәйруллин. Лия Никифоровнаның бу аңлатмасыннан соң, Ася уйланып калды. Х.Камалов. Китик, юкса безгә милициядә, шаһит буларак, аңлатма язып утырырга кирәк булачак. З.Мәхмүди

2) Билгеле бер мәсьәләгә яки аерым хезмәткә карата бирелгән ачыклау, комментарий. Җырны җыйнап алучы тарафыннан аңлатма бирелгән, җырларның язылып алу вакытлары, районнары күрсәтелгән. М.Җәлил // Сүзнең теге я бу мәгънәсен ачыклый торган текст. Ул теге яки бу сүзне һәм исемне ала да аңа үзенчә аңлатма бирә. Казан утлары

3) мат. Билгеле бер математик мөнәсәбәтне белдерә торган формула



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә