АҢЛА’МАСТАН рәв. сөйл. 1) Белмичә, төшенмичә, аңламыйча. Сабантуйларында булсам, ул юксыну татлы бер газапка әйләнә, үзем дә аңламастан, гомеремдә бер күргән, дәртле көйләрен тыңлаган скрипкачы мари картын эзлим. Ф.Латыйпов

2) Көтмәгәндә, искәрмәстән. Сискәнеп, безнең егет катып кала аягүрә, Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә