АҢЛАМАМЫШ и. Аңламаган булып кыланганлык. Мин аңламамышка салынып тордым, Разия да, йокым килде, дигән булып, чыкмаячагын сөйләде. Ф.Әмирхан. Бу юлысы хихылдауга юл куярга һичберебез дә батырчылык итмәде. Әмма Әмир генә: – Чеби чыгарганмы? – диде, аңламамышка сабышып. Ф.Яхин. Ирек сизә, Мидхәт юри аңламамышка салыша, хәвефле хәбәрне йомшаграк итеп әйтер өчен урау юл эзли. Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә