АҢЛАЕШЛЫ с. 1. Җиңел аңлашыла торган, буталчык булмаган, гади, ачык, анык. Бәлки, ул – олыларга гына аңлаешлы, безнең өчен кызыксыз булган четерекле нәрсәкәйдер? Р.Низамиев. Газетаның теле кыска, аңлаешлы һәм коры булырга тиеш. Т.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. Җиңел аңларлык итеп, гади итеп. Без бик аңлаешлы итеп язарбыз. Р.Төхфәтуллин. Без яхшырак төшенсен өчен, остазлар да җөмләләренә татарга гына хас сүзләр кыстырырга, аларны үзгәртебрәк, аңлаешлырак әйтергә тырышалар. Рифә Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә