АҢКЫТУ ф. 1) Чыгару, тарату, бөркетү (ис турында). Ниндидер сукмакка килеп чыгуга, хуш исләр аңкытып, нарат урманы башланды. Р.Сибат. Аларның симез хатыннар шикелле буынтыклы-буынтыклы кисәкләрен кысып бәйләгән сүс баулары гына да әллә нинди исләр аңкыта иде. Ә.Гаффар. --- читкә утыртылган резедалар көчле исләре белән юл өстендәге һаваны аңкыталар. М.Әмир

2) күч. Бик нык сиздерү, белдерү (хисләр, тойгылар турында)

Аңкыта башлау Аңкытырга тотыну. --- карасана бу чәчкәләргә, без килгәч, тагын да хушлырак исләрен чәчә, аңкыта башладылар. А.Таһиров

Аңкыта төшү Бераз аңкыту

Аңкытып алу Берникадәр вакыт кына аңкыту, аз гына аңкыту. Гомәр Хәйям генә түгел, үзен шагыйрь санаган һәр акыл иясе шәрабка мәдхия язган. Җәләлетдин Руми да бу кояшлы эчемлекне ят итми, робагыйларында хуш исен аңкытып ала. М.Галиев

Аңкытып җибәрү Кинәт аңкыта башлау

Аңкытып йөрү Төрле тарафка аңкыту. Шактый шулай йөгергәч, Хуш ис аңкытып йөргәч, Кайтыйм, дисәм, төшке ашка, Бәла булды бит башка. Адаштырып та булмый, Алмаштырып та булмый. Бетми генә ислемай. Ш.Галиев

Аңкытып кую Кыска вакытка аңкыту, аз гына аңкытып алу

Аңкытып тору Бертуктаусыз аңкыту. Ул яхшылык аңкытып торган мөлаем күзләре белән залдагы халыкны сөзеп карап чыкты. А.Шамов. --- аның тәрәзәләренә элгән зәңгәрле-яшелле шарлары ук кызыктырып чакырып тора, ишегалды чирәмнәренә кадәр алма исе аңкытып тора иде. Г.Бәширов

Аңкытып утыру Әле, хәзер, сөйләү моментында аңкыту. Кайчакларда ат кояш нуры тулган, чәчәкләргә күмелеп, бал исе, кызган үлән исе аңкытып утырган түгәрәк болыннарга килеп чыкты. Н.Фəттах

Аңкытып яту к. аңкытып утыру. Үзенә бертөрле салкынча хуш ис аңкытып яткан йоп-йомшак шул дымсу җир өстендә, әле генә борын төртеп чыга башлаган яшь чирәмдә бер-берең белән әүмәкләшеп аунау үзе бер рәхәт иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә