АҢКУ ф. 1) Бик көчле рәвештә бөркелеп тору, чыгу, таралу (ис турында). Абзар эче ярым караңгы, җылы тирес һәм сөт исе аңкый. Ә.Еники. Яшереп торасы юк, җанга тансык ис аңкый төтеннән. Ф.Сафин. Киемнән әле һаман да морфий, хлор, палата исе аңкый иде. Р.Хисмәтуллин. Чаттагы «Икмәк» кибете ишегеннән аңкып чыккан яңа ипи исе, Садрыйның ашыйсын китереп, киңәйгән борын тишекләрен кытыклады. Л.Лерон 2) күч. Бик көчле сизелү, әллә каян ук беленеп, аңлашылып тору (хисләр, кичерешләр турында). [Лилия:] Яшьлек аңкый аннан, яшьлек. Д.Салихов 3) күч. Нәрсәгә дә булса хас билгеләр чагылу. Музей эчендә рыцарьлар рухы аңкый. Г.Гали. Әмма һавада инде яз исе аңкый, урам-тыкрык чатларында беренче су тибеп чыга, кар көртләре күз алдында чүгеп-кечерәеп баралар. Р.Мирхәйдәров Аңкый башлау Аңкырга тотыну, сизелү, тоелу. Мичкә куелган чуеннан, тәмле булып, ит исе, аңа кушылып, төрле ярмалар салып пешерелгән өйрә яки борчак исе, яисә кәбестә исе аңкый башлый. Р.Таҗетдинов Аңкый төшү Бераз аңку Аңкып калу Һаман да аңку, берникадәр аңкып тору. Ә кабинетта ул калдырган, бары аңа гына хас татлы, исерткеч ис аңкып калды. Х.Хәйруллин. Аркасындагы торыпшадан балык исе аңкып калды. Ш.Галиев Аңкып китү Кинәт аңку, әледән-әле аңкып тору. Төтен диңгез ягына авышкан арада, ташландык кабырчыклардан тарала торган авыр ис аңкып китә иде. М.Юныс Аңкып кую Кинәт кенә, кыска вакытка, аз гына аңку. Аңкып куйса яңа тоткан балык исе, Чыкта юешләнгән дары исе, Аллабыздан бик үтенеп сораганын Оныта да куя минем ише. Шунда әз-мәз аңкып куйса карлыган да, Бер яшь кыз да күзен кысса... тагын, Рәхәтлеккә чыдый алмый, җаным чыртлап, Үләм инде синдә, туган ягым. Ш.Гаделша Аңкып тору Бертуктаусыз аңку. Бу шәһәрдә, гомумән, диңгез һавасы белән кушылып, һәр тарафтан сирень, юкә һәм кәстәнә агачларының хуш исе аңкып тора. Р.Кәрами. Әмма авызымнан кичәге Сабантуй «исе» аңкып тора кебек. Т.Нәҗмиев. Гади генә киенгән, чәчләрен урталай ачып, иңбашына ак шәл салган урта яшьләрдәге хатынның күзләрендә исә рәсем аша да сагыну, ирен юксыну моңнары аңкып тора. А.Шамов Аңкып утыру Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында аңку. Мондый олы бәладән соң бик күп вакыт үтмәгән иде, күрәсең, бүрәнә калдыкларыннан әле дә булса күмер, төтен исе аңкып утыра. В.Имамов |