АҢДЫРУ ф. иск. 1) диал. Күзәтү, сагалау

2) Искә төшерү, теге яки бу сыйфаты белән нәрсәне дә булса хәтерләтү, хәтергә төшерү. [Лиза:] – Хаечка, закройся, вон мусульманин идёт, – дип аңдырудан кире тормый вә үзенең бу эшен дустының дин тойгысын хөрмәт итүдән килә дип уйлый иде. Ф.Әмирхан. Аның үзе дә, сүзе дә, йөзе дә, күзе дә миңа әллә нинди авыр суыкны аңдыралар. Г.Ибраһимов. Күксел урманнар еракта әллә ниләр аңдыра. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә