АҢГЫРАЮ ф. Миңгерәүләнү, билгеле бер вакытка аңлау сәләтен югалту. Нәрсә булганын белми, аңгыраеп, шактый яттым. Т.Миңнуллин. Ирексездән, В.Гюго сүзләре исемә төште: «Мохтаҗлыкның мәгълүм бер баскычында, – ди Гюго, – фәкыйрь кеше шул дәрәҗәдә аңгырая ки, ул инде үзенең газаплы тормышыннан зарланмый һәм яхшылык эшләүчегә рәхмәт тә әйтми». М.Мәһдиев

Аңгыраеп бетү Тәмам аңгыраю

Аңгыраеп йөрү Озак вакытлар дәвамында аңгырайган халәттә булу. Ә безнекеләр, телеграмманы тотып, аңгыраеп йөргәннәр. Т.Нәҗмиев. Болай аңгыраеп йөрсәң, гомергә дә кибетче дәрәҗәсенә үсеп җитә алмассың. Г.Каюмов

Аңгыраеп калу Кинәт, берәр көтелмәгән хәлдән аңгыраю. Моңа каршы ни дияргә дә белмәде Гафур, җавап сүз таба алмыйча аңгыраеп калды. Җ.Рәхимов

Аңгыраеп китү Кинәт, азга гына аңгыраю

Аңгыраеп тору Билгеле бер вакытка гына аңгыраю. Ялгыз озынборын --- машина кабинасына яисә кызавына килеп куна, әмма аннан мазут белән бензин исе генә аңкыгач, аңгыраеп тора да --- тагы каядыр китеп югала. Р.Сибат

Аңгыраеп утыру Әле, хәзер аңгырайган хәлдә булу. Игорь, беравык, исенә килә алмый аңгыраеп утырды. С.Шәмси. Юк, башыма күсәк төшеп, ангыраеп утырам. Ф.Бурнаш

Аңгырая язу Чак кына аңгыраймый калу. Килен булып килгәч, Моназыйрның шундый начар гадәтен белеп, бер тапкыр аңгырая язган идем инде. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә