АҢГЫРАЛАНУ ф. сөйл. Аңсызлану, аңгыра хәлгә килү, миңгерәүләнү Аңгыраланып бетү Бик нык аңгыралану; тәмам аңгыралану. Тәмам аңгыраланып беткәнмен икән! Х.Камалов Аңгыраланып җитү Бик нык, тәмам аңгыралану Аңгыраланып йөрү Кешеләр алдында аңгыралык күрсәтү, нәрсә эшләгәнен белмәү. Кара аны, аңгыраланып йөрмә. Д.Бүләков Аңгыраланып калу Кинәт аңгыралану; берникадәр вакытка аңгыралану. Хәзер дөнья буталып, җирнең асты-өскә килгәч, язмыш арбасы тагын, дөбердәп, егетне таптап үткәч, ул исәнгерәп, аңгыраланып калды. А.Гыйләҗев Аңгыраланып китү Берәр төрле сәбәп белән кинәт аңгыралану; азга гына аңгыралану. Ишеткән хәбәрдән аңгыраланып китү Аңгыраланып тору Бераз вакыт аңгыралану халәте кичерү. Беркавым аңгыраланып торганнан соң, көч-хәл белән кайтарып сорый алдым: – Ки-яү-гә чыкты? Н.Әхмәдиев |