АҢГЫРАЙТУ ф. сөйл. 1) Миңгерәүләндерү, аңны-исне югалттыру, аңгы-миңге хәлгә китерү 2) Аптырату, туйдырып бетерү, нәрсә дә булса сорап йөдәтү. Аннары урамны, андагы коены, аның капкачын кем килеп рәтләргә тиешлеген сорап аңгырайтты. Т.Нәҗмиев Аңгырайта төшү Бераз аңгырайту Аңгырайтып бетерү Бик нык, тәмам аңгырайту. Бу көннәрдәге уйлар өермәсе Мансурның баш миен тәмам аңгырайтып бетерде. Г.Галиев Аңгырайтып җибәрү Азга гына, кинәт аңгырайту Аңгырайтып тору Вакыт-вакыт яисә гел аңгырайту |