АҢГЫРА с. 1. 1) Аңсыз, надан, ахмак. Җинаятьчене бервакытта да аңгырага санарга ярамый. Р.Мөхәммәтҗан 2) Акылга тулы булмаган, акылга зәгыйфь. Биби – Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз. Г.Камал. Хөсниҗамал Мохтарны, бөтенләй тиле, аңгыра кешеме әллә, дип тә исәпләп алды. Ш.Камал 2. и. мәгъ. тирг. Тинтәк, ахмак, сантый, юләрбаш ◊ Аңгыра байгыш к. аңгыра баш. Ник мин шулхәтле аңгыра байгыш, шундый да беркатлы тинтәк булдым икән? Ш.Маннур. Аңгыра баш Томана, аңгыра кешегә карата хурлап, кимсетеп әйтелә. Аңгыра бәрән к. аңгыра баш. Менә бит, аңгыра бәрән, шуны да күрми! Г.Бәширов. Аңгыра катык сөйл. Булдыксыз кеше. Аңгыра күке к. аңгыра баш. Аңгыра сарык к. аңгыра баш. Аңгыра тавык к. аңгыра баш. Аңгыра ябалак к. аңгыра баш. Әй аңгыра ябалак, матур булмагач, мин сиңа китерәмме соң аны! Г.Камал |