АҢГЫ’-МИҢГЕ с. 1. 1) Аңгыра, юләр сымак, тинтәк, сантый, миңгерәү. Аңгы-миңге башына Габдуллалар белән сөйләшүе искә төште. Р.Сибат

2) Ярым уяу, йокылы-уяулы яисә һушсыз, аңсыз

2. рәв. мәгъ. 1) Аңгыра, тинтәк кебек, шундый рәвешле. Берсендә шулай, аңгы-миңге килеш, лапаска килеп кергән иде. Р.Сибат

2) Йокылы-уяулы хәлдә, берни дә уйлый, аңлый алмыйча

Аңгы-миңге булу к. аңгы-миңге килү. Аңгы-миңге булмасам, трактор чанасыннан да егылмас идем мин. А.Вергазов. Аңгы-миңге йөрү к. аңгы-миңге килү. Аңгы-миңге килү Аңгыра сымак, һични уйлый алмаслык бер хәлдә булу. Төне буена клубта утыралар да, аннан ары көн буена аңгы-миңге килеп йөриләр. Г.Камал. Аңгы-миңге яту к. аңгы-миңге килү. Шулай аңгы-миңге ята торгач, чын-чынлап йокыга киткәнлегемне сизми дә калганмын. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә