АҢГАРУ ф. диал. 1) Абайлау. Без аңгарып та өлгермәдек. Ә.Айдар

2) Аңлау. Ашаган саен тәмле тоелган, алай да нәрсә ашаганын аңгармаган, бу – «мәтык» дигән аш икән, дип, күңеленә салып куйган. Н.Исәнбәт. – Әби, --- мин бит син укыганнарны аңгарам, – дидем. Ак юл

Аңгара бару Торган саен ныграк аңгару; һәрберсен аңгару

Аңгара төшү Берникадәр, бераз аңгару

Аңгарып алу Тиз арада, шунда ук аңгару

Аңгарып бетерү Барысын да тулысынча аңгару. Шунысын гына аңгарып бетерә алмыйм, Ганыс, син – кала кешесе, өс-башың да авыл егетләренекеннән аерылып тора, чәч дисеңме, сакал дисеңме, кыланыш дисеңме... Машинаң дисеңме, «Чемердес»ме әле? Р.Батулла

Аңгарып җитү Ахырына кадәр, тиешенчә аңгару. Бу вакытка кадәр язылганнар йөз мәртәбә, мең мәртәбә язылса да, һәмишә аз, һәмишә җитми, һәмишә халык аңгарып җитә алмый. Г.Камал

Аңгарып калу Кинәт аңгару, аңгарырга өлгерү

Аңгарып тору Әле, хәзерге вакытта барысын да аңгару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә