АҢГАРТУ ф. диал. 1) Төрле ишарә, киная белән нәрсә булса да, ничек булса да сиздерү, кисәтү

2) Аңлату. --- бик күбесенең йөзләре, төсләре тирән мәсьәлә чишүгә юнәлдерелгән уйлаучылык, җитдилек аңгарта иде. Ш.Камал

Аңгарта бару Акрынлап, берсе артыннан икенчесен аңгарту

Аңгарта төшү Бераз аңгарту

Аңгартып бирү Аңларга ярдәм итү. Ул хәлфәсенең рәсемле китапларын иптәшләренә күрсәтә, белгән җирләрен аларга аңгартып бирә. Ак юл

Аңгартып йөрү Һәрберсенә, булган берсенә аңгарту

Аңгартып тору Һәрвакыт, гел аңгарту

Аңгартып үтү Тиз генә аңгарту; сүз арасында аңгарту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә