АҢГА’РМЫЙЧА рәв. диал. 1) Искәрмичә, сизмичә 2) Аңлап, белеп җиткермичә, яхшылап уйламыйча. --- баздан каймаклап катык салып алып менгән дә караңгыда Мокытка сузган. Сузган да шаяртып: – Мә, тык! – дип, кулына кашыгын тоттырган. Мокыт, аңгармыйча: – Ә, мәтыкмыни? – дип, бу ниндидер бер ят аш бирделәр дип уйлап, кашык белән, алдына алып ашарга тотынган. Н.Исәнбәт |