АҢАРДАН а. «Ул» зат алмашлыгының чыгыш килеш формасы; ул кешедән, ул әйбердән. Аннары Илфатның хезмәттәшләре, эшкә аңардан өйрәнгән яшь механизаторлар котлау сүзе әйтте. Б.Камалов. Алдан сөйләшеп билгеләнгән көнне Муса юлга чыкты, Берлиндагы иптәшләре аңардан ике көн соңрак кузгалырга тиеш иде. Ш.Маннур. Җитмәсә тагын халык та, аңардан нәрсәдер көткән, ни булса да өмет иткән кебек, тынып калды. М.Хәсәнов

Аңардан кышын кар сорап ала алмассың Үтә дә саран кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә