АҢАР а. к. аңа. Хәер, Борһан белән Мәдинә дә аңар әллә ни әһәмият бирмәделәр. М.Хәсәнов. Менә ул тагы өйләнә, тагы аңар шул вакыттагы кеби кызык, күңелле була... Г.Исхакый. Газизә кайда? Әнә ул теге якта, кухняда аш пешерүче хатын янында, аңар булыша, сөенеченнән дөньясын оныткан, әнкәсе янына да килми: ашлар әйбәтрәк булсын, ди торгандыр. Ш.Камал ◊ Аңар Себер ни, Сембер ни Бернәрсә турында да уйламый (башбаштакланып, закон бозучылар турында әйтелә) |