АҢА а. «Ул» зат алмашлыгының юнәлеш килеш формасы. Заһит та почмакка посмакчы иде дә, күреп алып, аңа түрдән – гармунчы яныннан урын бирделәр. М.Әмирханов. Инәсенең күз яшеннән дә газаплырак нәрсә юк иде аңа бу тормышта. А.Хәлим. Ләкин Мишель аңа сөйләп бетерергә бирмәде. З.Фәтхетдинов |