АҢ I и. 1) Кешенең чынбарлыкны фикерләп кабул итү, уйлый белү сәләте. Мәхәббәткә аң катнаша аламыни ул? Р.Сибат. Бая Гыйльметдин әйткән хәбәр хатынның аңына яңа барып җитте, ахрысы. Ф.Сафин 2) Дөньяга караш, иҗтимагый тормыш барышын кабул итү, төшенү. Ул феодал руханиларның һәм диннең, иске мәдрәсә схоластикасы һәм дини уйдырмаларның халык массасы аңын агулавын күрә, ачыграк төшенә килде. Г.Нигъмәти 3) филос. Кешенең акылында чынбарлыкның, барлык психик эшчәнлегенең чагылышы. Тормыш ничек – аң шундый, дигән фәлсәфи законга буйсынып, без кечкенә караклар булып үстек. К.Йосыпов // Нинди дә булса бер иҗтимагый сыйныф вәкиле буларак, кешеләрнең психологиясе, аларның сәяси, фәлсәфи һ.б. карашлары. [«Тормыш баскычлары»] Әсәр[ен]дә сыйнфый аңы ачыла барган, ахыр килеп, революциягә һәм гражданнар сугышына кызыл командир булып катнашкан Вахит образы матур, җанлы бирелгән. М.Җәлил 4) Аек акыл; белем, аң-белем. Мохтарның сынавына караганда, Гыйльмулланың аң, тапкырлык дәрәҗәсе Сәхипнекенә караганда күпкә түбән. Ш.Камал. Дөньяның уңын-сулын белдереп, аң бирә торган җирдә укырга кирәк икән, мин, солдатта йөреп, шул тәҗрибәне алдым. М.Гафури ◊ Аң ачылу к. аң керү. Аңга кертү 1) Акыл бирү, аң бирү, тормыш серләренә төшендерү. Габдулла абзыйны мин үзем, аңга керттем, дип уйлый идем – хәзер ул да бит Гәрәйләр койрыгына тагылып авып бара. Г.Ибраһимов; 2) Тәнкыйть белән яки бераз тәпәләп тәртипкә китерү, акылга утырту. Аңга килү 1) Һуштан язып аңсыз ятканнан соң, сиземли, тирә-юньне тоя, фикер йөртә башлау. Кичә гипска салганнан бирле юньләп аңына да килгәне юк. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Больницада ул бер тәүлектән соң гына аңына килде. Ф.Садриев; 2) Мәсьәләне аңлап алу, аның серенә төшенү, хәлне аңлау. Тик авылларына кайтып, велосипедны тапшырырга баргач һәм Йосыф абыйсы, иртән сөйләшенгәнчә, велосипед хакына чикләвек сорагач кына аңына килде. В.Нуруллин; 3) к. акылга утыру. Аңга китерү 1) Һуштан язган кешегә һушына килергә ярдәм итү; 2) Уйларга мәҗбүр итү, айнытып җибәрү. Васфиянең кинәт як-ягына карануы гына аларны аңнарына китерде. М.Хуҗин; 3) к. аңга кертү (2 мәгъ.). Аңда булу Акылында, зиһенендә булу, фикерли, тоемлый алу. Аңында булса, мине сораса, хафаланмагыз, диегез, биредә, Казанда, диегез. Х.Хәйруллин. [Пәнәри:] Зөбәйдулла аңында булса да, авылга кайтасы килмәгәндер инде. З.Зәйнуллин. Аң җую 1) Кинәт сиземләүне югалту, тирә-юньне тоймый башлау, аңсызланып егылу. Чыктым һәм, кинәт хәлем китеп, аңымны җуйдым. В.Нуруллин; 2) Нәрсәгә дә булса бик нык аптырау, шаккату, ис китеп тору, таң калу. Аң керү Тормышның җаена, бөтен нечкәлекләренә, барлык серенә төшенү. Аң китү Бик нык гаҗәпләнү, шаккату, аптырап калу. Аңына кайту к. аңга килү. Рәхилә, куркынып, күзләрен ачты, башын селкеп куйды, һәм аңына кайту белән башына килгән беренче уй – «ни өчен бу гаделсезлек?» дигән уй булды. Ә.Еники. Аңын ачу Фикерен ачу, аң-белемен үстерү; нәрсәне дә булса аңлатып бирү. Чын күңелдән укып синең язганнарыңны, Карт көнемдә ачтым тагын да аңым. Ачык күрдем дошманнарымны һәм таныдым дусларымны. Ә.Исхак. Аңын җыю к. аңга килү. Әле дә аңымны җыя алмыйм: синең өскә бомба яуды бит, су һәм саз таулары күтәрелеп капланды. Ш.Маннур. Аңын югалту к. аң җую |